Архив фондларын тиешле дәрәҗәгә китерәчәкләр

Архив фондларын тиешле дәрәҗәгә китерәчәкләр

(Казан, 16 февраль, «Татар-информ», Диләрә Рәхимова). Бүген ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсенең коллегия утырышында 2004 елда республиканың архив учреждениеләре эшенә йомгак ясалды һәм агымдагы елга бурычлар билгеләнде.

Баш архив идарәсе җитәкчесе Дамир Шәрәфетдинов 2004 елга төп план биремнәрен үтәгәннәре өчен республиканың барлык архивчыларына рәхмәт белдерде. Аның сүзләренә караганда, архивларның материаль-техник базасын ныгытуда уңышлар зурдан булган, район һәм шәһәр хакимиятләренең архив бүлекләре өчен гомуми 415 квадрат метр мәйданда биналар бүлеп бирелгән, 13 архив бүлегенә компьютер җиһазлары алынган.

ТР районнары һәм шәһәрләре хакимиятләренең архив бүлекләре эше турында оештыру-методик эш бүлеге башлыгы Рәшидә Садыйкова сөйләде.

2005 елга бурычлар арасында Бөек Җиңүгә һәм Казанның 1000 еллыгына багышланган чаралар үткәрү, 2004-2006 елларга архив учреждениеләренең материаль-техник базасын яхшырту буенча чаралар планын гамәлгә ашыру бар. Архивчылар шулай ук «ТРның архив фонды һәм архивлары турында» республика законын «РФдә архив эше турында» Федераль законына туры китерү буенча эштә актив катнашачак. Июньдә Халыкара архивлар советының Евроазиат төбәк бүлекчәсе белән хезмәттәшлек турында килешү озайтылачак.