Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Бөгелмә районының бер авылында «Онытылган борынгылык» күргәзмәсе эшли башлады
Татар милли гореф-гадәтләренә туры китереп бизәлгән чәй өстәлендәге көмеш чәй сервизы белән башак формасында эшләнгән самавыр аерым игътибарны җәлеп итте.
(Бөгелмә, 16 гыйнвар, «Татар-информ», «Бөгелмә авазы»). Бөгелмә районының Карабаш авыл китапханәсенең 12нче филиалы китап сөюче кунаклары өчен мини-музейның илледән артык экспонатын күрсәтте. Экскурсия «Музей һәм балалар» атналыгы кысаларында узды.
«Онытылган борынгылык» күргәзмәсен оештыручылар монда урнашкан иске үлчәү, гер, коеп ясаган кадак, кыйсаугач, күмер кыскычы тарихлары белән таныштырды.
СССР заманында кулланышта йөргән әйберләр: открыткалар җыелмасы, 1966 елгы афиша, магнитофон боббиннар һәм кассеталар, котлау открыткалары, язу машинасы, чынаяк аслары һәм башка кыйммәтле әсбаплар кунакларга башка чорны күзаллатты.
Татар милли гореф-гадәтләренә туры китереп бизәлгән чәй өстәлендәге көмеш чәй сервизы белән башак формасында эшләнгән самавыр аерым игътибарны җәлеп итте. Борынгы дога китабы, дисбе, төрле техникада башкарылган җәймәләр, эскәтерләр, тастымаллар — бар да күз явын алырлык матур, күркәм иде.
Узган гасыр предметларын саклау, алар турында сөйләү безне тарихка якынайта, республикада яшәүче милләтләрнең гореф-гадәтләрен саклап калырга ярдәм итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз