Чирмешән районы башкарма комитеты җитәкчесе «Теләкләр чыршысы» акциясендә катнашты

Әккәрәйдә яшәүче Никита Мешков иптәшләре белән бергә рәхәтләнеп волейбол уйнаячак, ә Чирмешәннән Алсу Сәлахова сәламәтлеге чикле сеңлесен тәм-томлы итте.

(Чирмешән, 16 гыйнвар, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Кадыйр Гомәров). Чирмешән районы башкарма комитеты җитәкчесе «Теләкләр чыршысы» акциясендә катнашты. Ул балаларның теләкләрен үтәде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Әккәрәйдә яшәүче Никита Мешков иптәшләре белән бергә рәхәтләнеп волейбол уйнаячак, ә Чирмешәннән Алсу Сәлахова сәламәтлеге чикле сеңлесен тәм-томлы итте.

Никита һәм Алсу бу хакта теләкләрен Яңа ел «Теләкләр чыршысы» акциясендә белдергәннәр. Һәм муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илфат Шәйдуллин, бик зур рәхмәт, аларның теләкләрен чынга ашырды — соралган әйберләрне ияләренә тапшырды.