news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте мөфтиенең урынбасары вафат

Ул каты авырудан соң, 54 яшендә вафат булган.

Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте мөфтиенең урынбасары вафат
https://www.bashinform.ru/

(Казан, 16 гыйнвар, «Татар-информ»). Кичә Мәскәүдә Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары, М.Солтанова исемендәге Ислам көллияте (мәдрәсә) директоры Илдар Малахов вафат булды. Ул соңгы биш айда Блохин исемендәге онкология фәнни-тикшеренү үзәгендә дәваланган һәм шунда ук кичә төнлә вафат булган. Аңа 54 яшь булган. Бу турыда аның якыннарына сылтама белән «Реальное время» хәбәр итә.

Илдар хәзрәт Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәтендә эшләде, Башкортстанның һәм Россиянең мөселман мәгарифен үстерүгә зур өлеш кертте. Уфада Мәрьям Солтанова исемендәге мәдрәсәгә нәкъ менә ул нигез салган. Соңыннан ул М. Солтанова исемендәге Ислам көллиятенә әверелә.

Мәдрәсәне тәмамлаучылар бөтен Россиядә имам, мөфти, ислам мөгаллимнәре булып хезмәт итә, шул исәптән хәзерге Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Айнур Биргалин шунда белем алган.

Илдар Малахов «Рисалят — Юллама» газетасын бастырып чыгарды, «Башкортстанда Ислам» сайтын эшләде. Аның җитәкчелегендә дини тематикага дистәләгән китап, фәнни басмалар чыкты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100