news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда һәр бишенче никах милләтара катнаш булып теркәлә

Узган ел республикада 24 меңнән артык пар кавышты.

Татарстанда һәр бишенче никах милләтара катнаш булып теркәлә
pixabay.com

(Казан, 16 гыйнвар, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Татарстанда һәр бишенче никах милләтара никах булып тора. 2019 елда чит ил гражданнары белән никах, алдагы еллардагы кебек, гомуми санның 5 процентыннан артмаган. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина ведомствоның йомгаклау коллегиясендә хәбәр итте.

«2019 елда Татарстанда 24 мең 182 пар гаилә корды. Аларның 70 проценттан артыгы — 30 яшькә кадәрге яшь кешеләр. Ун ел элек кызларның күпчелеге 25 яшькә кадәр кияүгә чыкса, хәзер аларның өчтән бере генә шулай чыга. Ир-атларда да шундый ук динамика күзәтелә», - диде спикер.

Әйтик, 10 ел элек — 2009 елда 35 яшьтән өлкәнрәк кәләшләр республика буенча гомуми санның 15 процентын гына тәшкил иткән. 2019 ел нәтиҗәләре буенча аларның саны гомуми санның 20 процентына якын. Ә 35 яшь һәм аннан өлкәнрәк кияүләр узган ел гомуми санның дүрттән бер өлешен тәшкил иткән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100