news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан халкы «Казан» аэропортын бизәүдә иң яхшы концепция өчен тавыш бирә ала

Тавыш бирү Татарстан Дәүләт хезмәтләре порталында башланды.

Татарстан халкы «Казан» аэропортын бизәүдә иң яхшы концепция өчен тавыш бирә ала
архив

(Казан, 16 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан халкы, Габдулла Тукай исеме бирелү уңаеннан, «Казан» халыкара аэропортын иң яхшы бизәү эше өчен тавыш бирүдә катнаша ала. Бу хакта аэропортның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шулай итеп, иҗади төркемнәр бизәүнең биш вариантын эшләгәннәр. Болар - «Тукай илһамчысы», «Шигъриятнең көмеш җепләре», «Тукай нуры», «Карлыгач артыннан бар», шулай ук «Тукай юлы». Ошаган вариант өчен тавышны дәүләт хезмәтләре порталында «Халыктан сораштырулар» бүлегендә яки сылтама буенча бирергә мөмкин.

«Моның өчен дәүләт хезмәтләре порталында исәпкә алынып, авторизацияләнергә кирәк», — диелә хәбәрдә.

Концепциянең ахыргы варианты тавыш бирү нәтиҗәләрен исәпкә алып әзерләнәчәк.


Россия аэропортларына бөек ватандашларның исемнәрен бирү буенча «Россиянең бөек исемнәре» конкурсы 2018 ел ахырында уздырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100