news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Игорь Николаев Питрәч кызына синтезатор бүләк иткән

Динә Камалиева «Теләкләр чыршысы» акциясе «Минем белән хыяллан» Бөтенроссия хәйрия проекты кысаларында Мәскәүгә барган.

Игорь Николаев Питрәч кызына синтезатор бүләк иткән
Кристина Камалиева

(Казан, 16 гыйнвар, «Татар-информ»). Питрәч районы Татар Тау Илендә яшәүче Динә Камалиеваның хыялы чынга ашкан. Ул Мәскәүгә сәяхәт кылган һәм Россиянең халык артисты, композитор Игорь Николаев аңа синтезатор бүләк иткән.

Динә әнисе белән «Теләкләр чыршысы» акциясе «Минем белән хыяллан» Бөтенроссия хәйрия проектында катнашкан. Алар Интернет аша Динәнең хыялы турында язып җибәргән.

1 гыйнварда «Россия» каналында «Голубой огонёк» тапшыруында «Теләкләр чыршысы»ннан нәкъ менә аларның хатын алганнар. Бер атнадан шалтыратып, 15 гыйнварда Мәскәүгә бүләк тапшыру чарасына чакырганнар. Оештыручылар өч кешегә билет бәясе чыгымнарын түләгән.

Динә Камалиева әтисе Альберт һәм әнисе Кристина белән иртән Мәскәүгә килеп җиткән, Кызыл мәйданда йөргәннәр. Аннары тавыш яздыру студиясенә барганнар, анда Игорь Николаев аларга синтезатор тапшырган. Волонтер аларны вокзалга кадәр озатып куйган.

Динәнең әнисе сүзләренчә, кызының хыялы турында язган, әмма чынга ашар дип уйламаган да. «Көтелмәгән хәбәр булды. Беренче тапкыр Мәскәүне дә күрдек. Кызым бик канәгать. Бүген менә Мәскәүдән кайтып җиттек. Динә синтезаторда уйнарга да өйрәнә башлады. Хыяллыбызны чынга ашыручыларга рәхмәт», диде Кристина Камалиева.

Динә Камалиева җырларга ярата. Төрле конкурсларда катнаша һәм призлы урыннар ала.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100