news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Галимнәр пробиркадагы ит экологик чиста һәм аллергия чыгармаячагын әйтте

Лабораториядә иткә билгеле бер тәм бирергә, гипооаллерген итәргә һәм экологик чисталыкны күзәтергә мөмкин.

Галимнәр пробиркадагы ит экологик чиста һәм аллергия чыгармаячагын әйтте
Михаил Захаров

(Казан, 16 гыйнвар, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). Лаборатор шартларында ат ите һәм мәрсин балыгы булдыру белән шөгыльләнүче Казан галимнәре, чын ит экологик яктан һәм гипоаллергенлыкта культлаштырылган иткә оттыра, дип ышаналар. Проектның фәнни консультанты, КФУ профессоры Альберт Ризванов «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы белән шундый фикер белән уртаклашты.

«Лабораториядә продуктның экологик сыйфаты тулысынча контрольдә тотыла. Без барлык матдәләрнең эчтәлеген төгәл күзәтә алабыз, ә ат авыл җирлегендә йөрсә, янәшәдә пестицидлар, гербицидлар кулланмый яки химик предприятие ягыннан җил исми дигән гарантия юк», — диде Ризванов.

Киләчәктә галимнәр аллергеннар аз булган һәм яхшыртылган тәмдә ит сортлары булдырырга ниятли: «Без ген-инженерлык ысулларын кулланачакбыз һәм азык-төлек аллергены булмаган тәм үзлекләренә ия булган итнең яңа сортларын алачакбыз».

Казан лабораториясендә ясалма итнең ничек үсүе һәм мондый тикшеренүләрне клонлаштыру дип санарга мөмкинме, икәнлеген «Атна вакыйгалары» порталында укыгыз.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100