news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Татарстанның 67 предприятиесендә хезмәт хакын түләмәү очраклары ачыкланган
2007 елның декабрь аенда республиканың хуҗалык итүче 67 субъектында 6621 хезмәткәргә карата эш хакын тоткарлау очраклары күзәтелгән
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Скопировать ссылку
(Казан, 16 гыйнвар, “Татар-информ”, Елена Чембаева). 2007 елның декабрь аенда республиканың хуҗалык итүче 67 субъектында 6621 хезмәткәргә карата эш хакын тоткарлау очраклары күзәтелгән, дип хәбәр итә ТР Дәүләт хезмәт инспекциясе матбугат сәркатибе Галина Логинова.
Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан хисап чорында хезмәткә түләү турындагы заоннарның үтәлешенә бәйле 268 тикшерү үткәрелгән, хезмәткә түләү хакындагы законнарны бозуның 548 очрагы ачыкланган. Хокук бозуларны бетерү турында 187 язма боерык бирелгән. Тикшерү нәтиҗәләре буенча 4955 хезмәткәр тоткарланган эш хакын алган. Дәүләт хезмәт инспекторларының таләпләре буенча башкарылган тоткарланган эш хакын түләүләрнең гомуми күләме - 44,68 миллион сум, хезмәткә түләү турындагы законнарны бозган өчен салынган штрафларның гомуми күләме 439,3 мең сум тәшкил иткән.
Декабрь аенда хезмәткә түләү буенча үткәрелгән тикшерүләр нәтиҗәсендә, прокуратура органнарына эш бирүчеләр һәм вазифаи затларны җинаять җаваплылыгына тарту өчен бер материал җибәрелгән. Судларга хезмәткә түләү өлкәсендә хокук бозуларда гаепле затларны административ җаваплылыкка тарту өчен 18 беркетмә җибәрелгән. Судлар тарафыннан, дәүләт хезмәт инспекциясенең вазифаи затлары рәсмиләштергән беркетмәләр нигезендә, хезмәткә түләү өлкәсендә хокук бозуларга юл куюда гаепле затларны административ җәзага тарту өчен 3 карар кабул ителгән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot