news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татар гаиләсе - үрнәк алыгыз» республика бәйгесе җиңүчеләре билгеле

Җиңүче гаиләләргә 50 шәр мең күләмендә акчалата бүләк һәм дипломнар биреләчәк.

(Казан, 15 декабрь, «Татар-информ»). 17 декабрь көнне 13.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең концертлар залында «Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз» республика бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы узачак. 

Җиңүчеләрне котлау тантанасы башланыр алдыннан шушы гаиләләргә багышланган фотокүргәзмә ачыла. «Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз» конкурсы — Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе һәм «Сөембикә» журналының уртак проекты. Бу турыда оештыручылар хәбәр итте.

Конкурс 2021 елның 1 гыйнварыннан 2021 елның 17 декабренә кадәр дәвам итте. Язмалар ел дәвамында «Сөембикә» журналы битләрендә һәм журналның сайтында чыкты. 

Жюрины Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова җитәкләде. Жюри әгъзалары арасында Татар энциклопедиясе институты җитәкчесе, тарихчы-галим Искәндәр Гыйләҗев, Бөтендөнья татар конгрессы каршындагы «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова, Казан федераль университетының өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Резеда Сафиуллина, Татарстан китап нәшриятының балалар һәм яшүсмерләр редакциясе мөдире Айсылу Галиева һәм башкалар бар иде. 

Җиңүче гаиләләргә 50 шәр мең күләмендә акчалата бүләк һәм дипломнар биреләчәк. Аларга бу бүләкне Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов тапшырачак. 

Җиңүче гаиләләр

  • Фазлыевлар гаиләсе (Балтач районы, Бөрбаш авылы)
  • Шәфигуллин-Фәтхуллиннар гаиләсе (Кукмара районы, Зур Сәрдек авылы)
  • Миңгалиевлар гаиләсе (Кайбыч районы, Борындык авылы)
  • Шәфыйковлар гаиләсе (Азнакай районы, Үчәлле)
  • Хисамиевлар гаиләсе (Саба районы, Тенеки авылы)
  • Галәветдиновлар гаиләсе (Нурлат районы, Кәкре Атау авылы)
  • Шәвәлиевлар гаиләсе (Арча районы, Пөшәңгәр авылы)
  • Баһавиевлар гаиләсе (Биектау районы, Мәмдәл авылы)
  • Мостафиннар гаиләсе (Аксубай районы, Иске Ибрай)
  • Гайнетдиновлар гаиләсе (Кама Тамагы районы, Олы Салтык авылы)
  • Шәһиевләр гаиләсе (Лаеш районы, Державино авылы)
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100