news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эльмира Зарипова: Кадрларга кытлыкны хәл итү өчен, кыска әзерлек программалары кирәк

Ул кыска әзерлек программалары буенча слесарь, станок операторлары, монтажчылар, эретеп ябыштыручыларга, токарьларга ихтыяҗ булганын әйтте.

(Казан, 15 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова фикеренчә, кадрларга кытлык проблемасын хәл итү өчен, кыска әзерлек программалары кирәк. Бу хакта ул Казан Кремлендә ТР Куркынычсызлык Советы утырышында әйтте.

«Оешма, белгечләр әзерләүне сорап, махсус урта уку йортына заказ биргәннән соң, вузлар да әзерләгәнне исәпкә алып, чыгарылыш белгечләренең 60 проценты гына эшкә урнашкан. Калганнары кемдер декрет ялына, кемдер Армиягә киткән. Без, хезмәт базарына белгечләрне әзерләп чыгару процессын тизләтеп, проблеманы хәл итеп булыр иде дип саныйбыз. Кыска вакытта әзерләү күләмен арттырып та булыр иде», — диде Эльмира Зарипова.

Аның сүзләренчә, бюджет өчен бу чыгымлы булса да, Мәгариф һәм фән министрлыгы аша ресурс үзәкләре өчен кыска әзерлек программалары буенча дәүләт биреме булдырылмаса, ихтыяҗ капланмаячак. Ул кыска әзерлек программалары буенча слесарь, станок операторлары, монтажчылар, эретеп ябыштыручыларга, токарьларга ихтыяҗ булганын әйтте.

Эльмира Зарипова кайбер районнарның кадрларга ихтыяҗы түбән булып, перспективаларны бөтенләй күрмәвен әйтте. «Эш белән тәэмин итүчеләр кадрларны әзерләү буенча мәгариф системасына заказ бирмәсә, берничә елдан аннары кемне гаепләргә була инде? Кадрлар әзерләү ул бит 1-2 ай гына түгел», — диде. 1 мартка кадәр кадрларга ихтыяҗ буенча фаразларын җиткерүләрен сорады.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов кадрларга заказ бирүдә төгәл регламент булырга тиешлеген әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100