Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Камада 1989 елгы фаҗигадә һәлак булган янгын сүндерүчеләрне искә алдылар
Һәлак булучылар өчесе дә «Кызыл Йолдыз» ордены белән бүләкләнде.
(Казан, 15 декабрь, «Татар-информ»). 27 декабрьдә Россиядә коткаручылар көнен билгеләп үтәчәкләр. Әлеге дата алдыннан Түбән Камада хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булган янгын сүндерүчеләрне искә алдылар. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
1989 елның май ахырында «Түбән Кама Нефтехим» ААҖ газ заводының насос станциясендә чыккан янгын фаҗигасе өч коткаручының гомерен өзде. Алар — капитан Наил Мөхәммәдиев, рядовойлар Наил Кәлимуллин һәм Вәзир Гурбанов.
Янгынга каршы федераль хезмәт идарәсенең Түбән Камадагы беренче отряды территориясендә, әлеге фаҗигадә һәлак булучы хезмәткәрләрнең исемнәрен мәңгеләштерү йөзеннән, мемориаль комплекс ачылды. Аны булдыруда янгын сүндерү өлкәсендә эшләүче һәркем үз өлешен кертте.
Һәлак булучылар өчесе дә «Кызыл Йолдыз» ордены белән бүләкләнде.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз