news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Җәлил Фазлыев: Исем гарәпчә, татарча, фарсыча, төрекчә мәгънәгә ия булырга тиеш

Татарстанда татар исемнәре китабын яңартып нәшер итүгә әзерлиләр.

Җәлил Фазлыев: Исем гарәпчә, татарча, фарсыча, төрекчә мәгънәгә ия булырга тиеш
http://dumrt.ru

(Казан, 15 декабрь, «Татар-информ»). Җәлил хәзрәт Фазлыев кеше исеме гарәпчә, татарча, фарсыча, төрекчә мәгънәгә ия булырга тиеш дип саный. Бу турыда ул 14 декабрьдә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә Казыйлар шурасының чираттагы утырышында әйтте. Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итте.

Җыелышны Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев алып барды. Ул көн тәртибендәге мөһим мәсьәләләрнең берсе — яңартылган татар исемнәре китабын әзерләп бастыруның мөһимлегенә тукталды һәм исемнәргә булган таләпләрне санап узды.

«Исем гарәпчә, татарча, фарсыча, төрекчә мәгънәгә ия булырга тиеш. Мәгънәсез исемнәрне төшереп калдырдык. Гарәпчә мәгънәсе матур булса да, Шәригать күзлегеннән караганда кушарга ярамаган исемнәр бар», — ди Җәлил хәзрәт. Ул бик борынгы, бүген кулланылышта булмаган исемнәр буенча да фикер алышырга чакырды.

Киләсе утырышка, 11 гыйнвар көненә казыйлар барлык исемнәрне өйрәнеп, тәкъдимнәрен туплап киләчәк. Исемнәр китабы Казыйлар шурасы тәкъдиме белән Нәзарәтнең «Хозур» Нәшрият йортында дөнья күрәчәк һәм имамнар, әти-әниләр, киң катлам укучылар өчен тәкъдим ителәчәк.

Моннан тыш, казыйлар берничә гаиләнең бәхәсле мәсьәләләрен өйрәнде һәм алар буенча карарлар чыгарды, шулай ук Татарстан мәчетләрен һәм имамнарын татар телен һәм татар-мөселман традицияләрен саклау, халыкта милли-дини үзаңны тәрбияләү эшенә җәлеп итү ысуллары хакында да фикер алышты, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100