Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бөгелмәдә Covid-госпитальгә уенчыклары белән бергә чыршы бүләк иттеләр
Бүләкләрне «Яшь Гвардия» иҗтимагый оешмасы һәм «Бөгелмә урманчылыгы» җитәкчесе тапшырды.
(Казан, 15 декабрь, «Татар-информ»). Бөгелмә Үзәк район хастаханәсенең медицина коллективына Covid-госпитальне һәм перинаталь үзәкне бизәү өчен кирәк-яраклар һәм уенчыклары белән бергә чыршы бүләк иттеләр. Бу турыда «Бугульминская газета» яза.
Бүләкләрне «Яшь Гвардия» иҗтимагый оешмасы вәкилләре һәм «Бөгелмә урманчылыгы» җитәкчесе Гөлнара Мөхәмәтханова тапшырды.
Бүләк итүчеләр медицина хезмәткәрләренең үзләрен аямыйча, ару турында онытып авыруларга ярдәм итәргә тырышуын искәртте. Аларның битендә тәүлек буена салмаган битлек эзләре калган.
«Бәлки, персонал һәм авырулдар өчен бәйрәм кайгысы да түгелдер, әмма без пациентларда сәламәтлек өчен көрәш рухы булдырырга һәм ковидны җиңүгә өмет уятырга телибез», — диде хәйриячеләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз