news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азык-төлеккә бәяләр арту турында прокуратураның кайнар линиясенә шалтыратырга мөмкин

Халыктан алынган барлык мәгълүмат күзәтчелек чараларын планлаштырганда һәм үткәргәндә кулланылачак.

(Казан, 15 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан халкы азык-төлеккә бәяләр артуга бәйле мәсьәләләр буенча прокуратураның кайнар линиясенә шалтырата ала. Бу хакта «Татар-информ»га ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев сөйләде.

Товарларга бәяләр арту мәсьәләләре буенча махсус кайнар линия республика прокуратурасында сишәмбе, 15 декабрьдә, эшли башлаячак. Шалтыратуларны 18 декабрьгә кадәр кабул итәчәкләр.

Шалтырату 8 (843) 291-18-65 (профильле бүлек) 9.00 дән 18.00 гә кадәр һәм 8 (843) 291-18-81 (дежур прокурор) телефоннары буенча 18.00 дән 9.00 гә кадәр кабул ителәчәк. 

Халыктан алынган барлык мәгълүмат күзәтчелек чараларын планлаштырганда һәм үткәргәндә кулланылачак. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100