news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан синоптиклары бозлавык, көчле җил һәм буран турында кисәтә

Республика юлларында бозлавык саклана.

Татарстан синоптиклары бозлавык, көчле җил һәм буран турында кисәтә
архив

(Казан, 15 декабрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 16 декабрьдә, Татарстанга җылы киләчәк, ул һава торышы начарлану белән бәйле була. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Дүшәмбе көнне республика территориясендә урыны белән көндезен һәм кичен көчәйгәндә көньяктан искән җилнең тизлеге секундына 15 метрга кадәр җитәргә мөмкин, буран һәм бозлавык булуы көтелә. Кар һәм юеш кар явачак. Бу хакта элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткән иде.

Синоптикларның алдан фаразлавыннан күренгәнчә, һава торышы төньяк-көнбатыштан килүче циклон йогынтысында үзгәрәчәк.

Төнге сәгатьләрдә термометр баганалары 12 градуска кадәр салкынны күрсәтәчәк, көндез һава температурасы -1дән алып -6 градуска кадәр төшәчәк. Юлларда бозлавык саклана, дип хәбәр итә метеорологлар.


news_right_1
news_right_2
news_bot