Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Советлар Союзының элеккеге матбугат министры Михаил Ненашев вафат
Совет елларында журналист ил медиаиндустриясендә җитәкче урыннарны биләде.
(Казан, 15 декабрь, «Татар-информ»). Мәскәүдә бүген төнлә СССРның элеккеге беренче мәгълүмат һәм матбугат министры, журналист Михаил Ненашев 91 нче яшендә вафат булды. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
Россия Журналистлар берлеге секретаре Тимур Шафир үлем сәбәпләре әлегә билгеле түгел, әмма элеккеге министрның олы яше чагылырга мөмкин, дип аңлатты.
«Безнең хезмәттәшләребез, Россия Журналистлар берле әгъзалары туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын чын күңелдән уртаклаша. Бу, чыннан да, бик зур югалту, бу – тулы бер чор, кызганыч, хәзер ул китте», - диде ул.
Михаил Ненашев 1929 елның 10 ноябрендә Чиләбе өлкәсенең Варненский районы Бородинка авылында туа. Магнитогорск педагогика институтының тарих-филология факультетын тәмамлаган. Укытучы, аннары партия эшендә, шул исәптән КПСС Үзәк Комитетының пропаганда бүлеге мөдире урынбасары була.
1978-1986 елларда - «Советская Россия» газетасының баш мөхәррире. Аннары 1986-1989 елларда СССР нәшриятлар, полиграфия һәм китап сәүдәсе буенча Дәүләт комитеты рәисе, Ә 1989-1990 елларда – Гостелерадио рәисе булып эшли. 1990-1991 елларда-Дәүләт матбугаты җитәкчесе. 1991 елның июленнән ноябрь аена кадәр СССРның беренче һәм соңгы матбугат һәм мәгълүмат министры була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз