news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Краснодарның Милли мәдәният үзәгендә балалар Яңа ел бәйрәменә җыела

Мондый бәйрәм татар һәм катнаш гаиләләрдәге традицияләрне, гореф-гадәтләрне, телне саклап калырга да ярдәм итәчәк.

(Казан, 15 декабрь, «Татар-информ»). Краснодар милли мәдәният үзәгендә 15 декабрьдә балалар өчен Яңа ел бәйрәме уза. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Болгар-К» татар җәмгыяте» иҗтимагый оешмасы Краснодарда мондый бәйрәмне инде өченче ел рәттән үткәрә. Оештыручылар сүзләренә караганда, балалар өчен татар телендә Яңа ел бәйрәме Кубань халкы арасында халык мәдәниятен популярлаштырырга гына түгел, ә татар һәм катнаш гаиләләрдәге традицияләрне, гореф-гадәтләрне, телне саклап калырга да ярдәм итәчәк.

Бәйрәмдә балалар конкурсларда катнаша, татар мәдәнияте белән таныша һәм Кыш бабай турында шигырьләрен сөйли, шуның өчен алар татлы бүләкләр ала.

Узган ел әлеге чарада йөзгә якын бала катнашты.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100