news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Атна башында Татарстанда юеш кар көтелә

Якшәмбе көнне республика территориясендә алмашынучан болытлы һава көтелә.

Атна башында Татарстанда юеш кар көтелә
архив

(Казан, 15 декабрь, ”Татар-информ"). Яңа атна башында республиканың кайбер районнарында кар һәм юеш кар явуы көтелә, урыны белән буран булачак. Бу хакта Татарстан Гидрометеоүзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Якшәмбе көнне Татарстан территориясендә шулай ук алмашынучан болытлы һава көтелә, явым-төшем күзәтелми.

Төнлә һәм иртән һава температурасы -8дән -13 градуска кадәр, аязганда -19 градуска кадәр булачак. Көндез термометр баганалары -5 градуска кадәр күтәреләчәк. Синоптиклар шулай ук бозлавык аркасында юлларда сак булырга кирәклеген искәртә.



news_right_1
news_right_2
news_bot