news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан - Дәүләт хезмәтләре порталы аша җанисәптә катнашучылар саны буенча лидер

Акциянең якынча нәтиҗәләре - киләсе елның апрелендә, соңгы нәтиҗәләре 2022 ел ахырында билгеле булачак.

(Казан, 15 ноябрь, «Татар-информ»). Дәүләт хезмәтләре порталы аша җанисәптә катнашучылар саны буенча рейтингта Татарстанның лидерлыгы законга ярашлы нәтиҗә. Республика Экспертлар клубы әгъзалары, Идел буе федераль округы төбәкләре рейтингын шәрехләп, шулай дип белдерде.

«Бөтенроссия халык санын алу кампаниясендә „Дәүләт хезмәтләре“ цифрлы платформасы ярдәмендә катнашкан гражданнар саны буенча Татарстанның лидерлыгы законга ярашлы нәтиҗә булып тора, чөнки республикада цифрлы трансформация дәрәҗәсе шактый югары, ул социаль мөнәсәбәтләрнең барлык спектрын диярлек колачлый», - диде фәлсәфә фәннәре докторы, профессор Олег Агапов.

Ул билгеләп үткәнчә, республикада цифрлы платформалар яшьләрне генә түгел, ә пенсия алды һәм пенсия яшендәге кешеләрне дә җәлеп итә. Мондый платформалар консерватив трансакцияләрне киметү һәм социаль мобильлекне арттыру өчен менә дигән алым булып тора.

КФУның Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе деканы Леонид Толчинский җанисәпнең республикада көтелгән вакыйга булуын билгеләп үтте.

«Активлык та шуңа бәйле. Ни өчен нәкъ менә Дәүләт хезмәтләре порталы аша? Бу факторлар җыелмасы дип уйлыйм. Беренчесе – татарстанлыларның цифрлы мохиттә эшләргә әзер булуы. Икенче сәбәп – пандемия», - дип искәртте эксперт.

Мошенникларның, кешеләрнең өенә керү өчен, үзләрен исәпкә алучы дип таныштыру ихтималы да гражданнарны хәвефкә сала.

Бөтенроссия халык санын алу кампаниясе 14 ноябрьдә тәмамланды. Акциянең якынча нәтиҗәләре - киләсе елның апрелендә, соңгы нәтиҗәләре 2022 ел ахырында билгеле булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100