Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Газинур Гафиятуллинның хатыны 103 яшендә вафат булган
Гыйльмурый Гафиятуллинаны соңгы юлга якыннары, туганнары, оныклары хөрмәтләп озаттылар.
(Казан, 15 ноябрь, «Татар-информ»). Халык санын алуның соңгы көннәрендә Бөгелмәдә яшәүче Гыйльмурый Гафиятуллина вафат булды.
Аны соңгы юлга якыннары, туганнары, оныклары хөрмәтләп озаттылар, дип яза Бөтендөнья татар конгрессы.
Гыйльмурый әбигә 103 яшь иде.
Гыйльмурый Гафиятуллинаның ире Советлар Союзы Герое Газинур Гафиятуллин 1939 елда гаиләсен авылда калдырып, фин сугышыннан исән кайта. Кырык беренче елда фронтка китеп, тагы өч елга якын ут эчендә йөрегәннән соң, 1944 елның 13 гыйнварында хәзерге Псков өлкәсе Овсище авылы өчен барган каты сугышта гитлерчыларның пулеметын күкрәге белән каплый. Яшь кенә килеш Гыйльмурый 3 бала белән тол кала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз