news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чәкчәк «Россия тәмнәре» бәйгесенең «Безне сайлыйлар» номинациясендә җиңде

Конкурста «Бөтен илгә», «Табигать тәмнәре», «Гастрономик табыш», «Кулинария мирасы», «Безне сайлыйлар» һ.б. номинацияләр тәкъдим ителгән.

(Казан, 15 ноябрь, «Татар-информ»). Чәкчәк «Россия тәмнәре» конкурсының «Безне сайлыйлар» номинациясендә җиңү яулады. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Instagram социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә шул хакта хәбәр итте.

«Безнең чәкчәк „Россия тәмнәре“ бәйгесендә җиңде!» - дип шатлыгын белдергән ТР Президенты. «Аның җиңмәве мөмкин түгел, ул бит иң тәмлесе!», «Барыгызны да котлыйбыз! Безнең чәкчәк һәркемнең күңелен яулый», - дип язган Instagram социаль челтәреннән файдаланучылар үз комментарийларында.

Бәйгедә «Бөтен илгә», «Табигать тәмнәре», «Гастрономик табыш», «Кулинария мирасы», «Безне сайлыйлар» һ.б. номинацияләр тәкъдим ителгән.

II «Россия тәмнәре» азык-төлек продуктлары милли төбәк брендлары конкурсында җиңүчеләрне 15 ноябрь көнне Мәскәүдә бүләкләделәр. Тантананың туры трансляциясен туры эфирда карау мөмкинлеге тудырылды.

«Татар-информ» агентлыгы өч брендның (Татарстанда җитештерелгән виноград эчемлеге, Татарстан балы һәм Казан чәкчәге) «Россия тәмнәре» бәйгесенең беренче унлыгына керүе хакында хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100