Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ютазы районында авыл җыеннары дәвам итә
Халыкны киләсе елга билгеләнгән эш планы белән таныштырдылар
(Ютазы, 15 ноябрь, «Татар-информ», «Ютазы таңы», Ильмира Галиева). Бу көннәрдә Ютазы районы территориясендә яшәүчеләр белән үзара салым программасын кертү буенча җыеннар дәвам итә. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Быел үзара салым кертү буенча муниципаль берәмлекләрдә референдумнар узмаячак. Быел халык, үзара салым программасы гамәлдә булу-булмавына карата үз фикерен белдереп, җыеннар барышында яшерен рәвештә үз тавышын бирә. Моның өчен халык белән очрашуны оештыручылар бюллетеньнар салу өчен урна тәкъдим итте.
«Үзара салым программасы кирәкме ул безгә, әллә кирәк түгелме? Моны халык үзе хәл итә» — дип басым ясады район башлыгы Аяз Шафигуллин Урыссу бистәсенең Горький, Ленин, Болын урамнарында яшәүчеләр белән очрашу барышында.
Үзара салым программасын кирәк дип табылган очракта, Урыссу бистәсендә 2021 елда нинди эш күләме башкару күз уңында тотыла? Район башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлеге начальнигы вазифаларын башкаручы Оксана Власова киләсе елга билгеләнгән эш планы белән таныштырды.
Алар — Октябрьский урамындагы юлга асфальт җәю; Гоголь урамында юл ремонты; Яр буе урамыннан алып (заправка) Островский урамына кадәр тротуар; Шагыйрь Сирин урамындагы 1 санлы йорттан алып Шамкин урамы башына кадәр (газ хезмәте) тротуар; Декабристлар урамында чокырларны ремонтлау; Муса Җәлил урамы юл чатына кадәр Тукай урамында тротуар; Козин һәм Комсомол урамнарында юл; Яр буе урамында карточный ремонт һәм башкалар.
«Әлеге план халык белән моңа кадәр булган очрашуларда яңгыраган үтенечләрдән чыгып төзелде. Әмма аларның барысының да тормышка ашу-ашмавы безнең үзебездән тора. Никадәр акча күбрәк туплана, без шуның кадәр күбрәк эш башкара алачакбыз. Ә инде финанс мөмкинлеге җитмәгән очракта, эшләрнең бер өлеше киләсе елга күчәчәк», — дип аңлатты Аяз Әдип улы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз