news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда кафе һәм рестораннарга төн уртасына кадәр эшләргә рөхсәт иттеләр

Республика Министрлар Кабинеты карары бүгеннән үз көченә керә.

Татарстанда кафе һәм рестораннарга төн уртасына кадәр эшләргә рөхсәт иттеләр
Рамил Гали

(Казан, 15 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда җәмәгать туклануы биналарының эш вакытын төн уртасына кадәр озайттылар. Республика Премьер-министры Алексей Песошин ТР Министрлар Кабинетының шул хактагы карарын имзалады.

Документ бүгеннән үз көченә керә. Шул рәвешле, 15 ноябрьдән башлап кафе, ресторан һәм барлар 23.00 сәгатьтә түгел, ә 00.00 сәгатьтә ябылачак. Шул ук вакытта, җәмәгать туклануы биналары элеккечә үк 6.00 сәгатьтә эшли башлый.

Үзгәрешләр төбәк территориясендә «санитар-эпидемиологик хәлне һәм яңа коронавирус инфекциясенең таралу үзенчәлекләрен исәпкә алып» кертелде.

Моңа кадәр Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә кафе һәм рестораннарга төн уртасына кадәр эшләргә рөхсәт итәргә дигән карарга килүләре турында белдергән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100