Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Саба районында юл һәлакәтендә үлгән кешеләрне искә алдылар
Гимназия укучылары ЮХИДИ инспекторлары белән берлектә Саба урамнарына чыгып, машина йөртүчеләргә, җәяүлеләргә плакатлар, рәсемнәр тапшырдылар.
(Саба, 15 ноябрь, «Татар-информ», «Саба таңнары»). Бүген Саба районында «Юл-транспорт фаҗигаларендә һәлак булган кешелшәрне искә алу көне»н билгеләп үттеләр. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Аның максаты — киң җәмәгатьчелекне юл куркынычсызлыгы мәсьәләләренә юнәлдерү, юллардагы үлем-җитемнәрне, тән җәрәхәте алу очракларын киметү.
Юл һәлакәте корбаннарын искә алу көне уңаеннан бүген ЮДИДИ район бүлекчәсе өлкән инспекторы Илнур Насыйбуллин, «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең район бүлекчәсе начальнигы Гүзәл Ягәфәрова Саба гимназиясенең яшь юл хәрәкәте инспекторлары (ЮИД) белән акция үткәрделәр.
Гимназия укучылары ЮХИДИ инспекторлары белән берлектә Саба урамнарына чыгып, машина йөртүчеләргә, җәяүлеләргә плакатлар, рәсемнәр тапшырдылар, руль артында һәрчак игътибарлы булырга чакырдылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз