news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мошенниклар телефон номеры буенча ачыклый алган мәгълүматларны атадылар

Гражданнар турындагы мәгълүмат базасының зур өлеше әле һаман да ачык, дип белдерде эксперт.

(Казан, 15 ноябрь, «Татар-информ»). Мошенниклар телефон номеры ярдәмендә аның хуҗасының исем-фамилиясен һәм паспорт белешмәсен таба ала. Болар исә, үз чиратында, телефон хуҗасының күчемсез милке яки автомобиле бармы-юкмы икәнлеген ачыкларга мөмкинлек бирә. Бу хакта «Прайм» агентлыгы «Цифрлы платформалар» коммерцияле булмаган автоном оешмасы генераль директоры Арсений Щельцинга сылтама белән хәбәр итә.

Гражданнар турындагы мәгълүмат базасының күп өлеше әле һаман да ачык булуы мошенникларның эшен җиңеләйтә. Хәзерге вакытта шәхси мәгълүматлар бик зур куркыныч астында.

Шәхси мәгълүматларның законсыз кулланылуына каршы дәүләт органнары көрәшә. Моның өчен анда иминлек кагыйдәләре бар, алар барлык системалар һәм хезмәткәрләр эшен җайга сала. Әмма икътисадның реаль секторында чикләүләр җитәрлек дәрәҗәдә түгел: мәгълүматларның саклануы гына контрольдә тотыла. Моннан мошенниклар бик оста файдалана.

«Теориядә әле һаман да шундый очраклар билгеле: телефон номеры буенча сим-картаны теркәгән вакытта күрсәтелгән паспорт мәгълүматларын һәм хуҗаның исем-фамилиясен билгеләргә мөмкин», — дип белдерде эксперт.

Гражданинның паспорт мәгълүматлары ярдәмендә аферист зур күләмдәге мәгълүматлардан (фатир, машина, җир кишәрлекләре; кредит, штраф, бурычлар) файдалану мөмкинлегенә ия була.

«Бездә әлегә электрон паспорт булмаганлыктан, мин паспортны 3-4 ел саен алыштырырга киңәш итәр идем», — диде Щельцин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100