news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда яңа граффитига милли ризык - өчпочмаклар янында утыручы кыз ясаганнар

Валентин Серовның «Девочка с персиками» картинасындагы кыз бала янына шәфталулар урынына пешкән камыр ризыгы куйганнар.

Казанда яңа граффитига милли ризык - өчпочмаклар янында утыручы кыз ясаганнар
https://www.kzn.ru/

(Казан, 15 ноябрь, «Татар-информ»). Казанның Совет районында Фучик урамында гадәти булмаган граффити барлыкка килде. «Чишмәле» скверы янындагы баскычта Казан рәссамы Азат Алеев (ул SlyDog буларак билгеле), Валентин Серовның «Девочка с персиками» картинасы героинясын ясады, әмма аның каршында җиләк-җимеш урынына татар өчпочмаклары ята. Бу турыда Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Без өч сәгать эшләдек. Юмористик картина Казан башкаручысы Enaecash нең „Испеки мне өчпочмаки“ җыры клибы өчен ясалды. Шәфталуны өчпочмакка алыштыру — башкаручының үз идеясе. Янәшәдә йөрүче кешеләр идеяне хуплады һәм уңай җавап бирде. Планда бу сурәтне яз көне эшләп бетерергә, чөнки рәсем әлегә бу объектта диварның бераз өлешен генә алып тора», — дип сөйләде Азат Алеев.

Быел җәй рәссам «Музыкалы» скверы янындагы торак йортларда ике эре мурал: опера җырчысы Хәйдәр Бигичев портреты һәм «Алтынчәч» операсының төп героинясы образын ясаган. Азат Алеев шулай ук Казан шәһәр Думасы каршындагы яшьләр парламенты әгъзасы да булып тора, дип хәбәр итә Совет районы хакимияте матбугат хезмәте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100