news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешән районында декрет ялындагы 16 хатын-кыз яңа һөнәр үзләштергән

Бу елның ун аенда үзәккә 1270 кеше мөрәҗәгать иткән, шуларның 363се — эш эзләүчеләр.

(Чирмешән, 15 ноябрь, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән»). Чирмешәннең Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге 33 эш бирүче аша 82 вакансия тәкъдим итә, шул ук вакытта, мөмкинлеге чикле 4 кешегә дә эш бар. Декрет ялындагы 16 хатын-кыз яңа һөнәр үзләштергән. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Вакансияләр арасында эшче һөнәр ияләренә ихыяҗ зуррак. Машина йөртүчеләргә, ипи пешерүчеләргә, агроном, ветеринар, инженерларга да эш тәкъдим итәләр.

Бу елның ун аенда үзәккә 1270 кеше мөрәҗәгать иткән, шуларның 363се — эш эзләүчеләр. Араларында пенсия алды яшендәгеләр дә (29), 29 яшькә кадәрге яшьләр дә (73) бар.

«Эшсез буларак исәптә торучыларга быел 11 миллион 212 мең сум пособие түләнде. Эшсезләргә түләнүче иң түбән пособие — 1500, максималь күләме — 12130 сум. Үзәк ярдәме белән быел ике кеше үз эшен башлап җибәрде», — ди үзәк директоры Фәридә Сәйфетдинова.

Хатын-кызларны һөнәргә укыту буенча «Хатын-кызлар мәшгульлегенә ярдәм итү» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында, өч яшькәчә балалары белән декрет ялында булган 16 әни дә яңа һөнәрле булган. Алар химия һәм биология укытучысы, тәрбияче, вокал буенча укытучы, музыка җитәкчесе кебек һөнәрләр үзләштергәннәр.

«Өлкән буын» федераль проекты кысаларында, 50 яшьлекләр һәм өлкәнрәкләр арасында 8 кеше кадрлар белән эшләүче, логопед, физик культура укытучысы һөнәрләренә укып, кулларына документлар алган. 16 эшсез кеше дә бүгенге көндә ихтыяҗ зур булган пешекче, автомобильләргә ягулык салу станциясе операторы, каравылчы кебек яңа һөнәрләр үзләштергән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100