news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Теләчедә Конституциянең төп нигезләмәләре белән таныштыру максатыннан лекцияләр оештырылды

ТР Дәүләт Советы Аппаратының Хокук идарәсе башлыгы Марат Сөнгатуллин оешма җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары, укытучылар белән очрашты.

(Теләче, 15 ноябрь, “Татар - информ”, "Теләче", Алинә Шәмәрданова). Теләче районы хакимият бинасының утырышлар залында ТР Дәүләт Советы Аппаратының Хокук идарәсе башлыгы Марат Сөнгатуллин оешма җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары, укытучылар һәм башка өлкәдәге хезмәткәрләр белән очрашты.

Иң элек Конституция кабул ителү тарихын чагылдырган видеофильм күрсәтелде. Анда республика тормышы өчен үтә дә әһәмиятле булган бу вакыйгада катнашкан шәхесләрнең фикерләре һәм хатирәләре тәкъдим ителде. Марат Сөнгатуллин Татарстан Республикасы Коституциясенең моннан 25 ел элек нинди шартларда кабул ителүе, аның төп өлешләре, республика гербы, аның төп символикасы, гимн һәм башкалар турында сөйләде диелә район басмасында.

news_right_1
news_right_2
news_bot