Питрәч районы Татар Казысы авылында үзара салым күләме - һәр кешедән 2000әр сум

19 ноябрьдә авыл халкы кабат референдумда катнашырга ниятли.

(Питрәч, 15 ноябрь, «Татар-информ», «Алга», Ольга Шәрипова). Питрәч районы Татар Казысы авылы халкы быел бөтен республикага танылды. Алар үз туган авылыңны ничек яратырга һәм аның киләчәге турында ничек кайгыртырга кирәклеген үз мисалларында күрсәтте. Аларның республика үзара салым программасында катнашып, һәр кешедән 2000әр сум акча җыярга дигән карарга килүләре турында кайбер республика массакүләм мәгълүмат чаралары инде берничә тапкыр язып чыкты. Шушы көннәрдә авыл халкының яхшы юллар турында хыяллары тормышка аша башлады, дип яза җирле басма.

Авылларда халыктан акча җыю ихтыяҗы еш килеп туа. Мәгълүм булганча, безнең авыл җирлекләрендә салым потенциалы зур түгел һәм мәҗбүри тәртиптә җыелган салымнар, әлбәттә инде, проблемаларны хәл итәргә җитми. Шуңа күрә республика программасы эшли башлагач, күпчелек авыл халкы үз ирекләре җирле бюджетны үз кесәсеннән тулыландырырга ризалашты. Дөрес, заманча  ның шартлары кызыксындырырлык: һәр җыелган бер сумга республика бюджетыннан дүртәр сум өстәлә. Акча булса, аңа урын һәрвакыт табыла, чөнки авыл җирлекләрендә хәл ителмәгән мәсьәләләр җитәрлек. Татар Казысы авылында шундый проблема булып юл мәсьәләсе торган.

– Без гражданнар җыенында, бер генә урамны сайлап алып, андагы юлны гына төзекләндерү дөрес булмаячак, дигән фикергә килдек. Башка урамнарда яшәүчеләр кызыксынмас, үпкәләрләр иде. Шуңа күрә урамнар озынлыгын, вак ташның күпме китәчәген, аны ташуның, барлык эшләрнең күпмегә төшәчәген исәпләдек, элгәре исәпләүләр үткәрдек, шуннан соң кертемнең күләмен билгеләдек, – диде авыл җирлеге башлыгы Фаяз Кәримуллин.

Халыкның күп өлеше әлеге идеяне хуплады. Билгеле, зур авылда үзара салым җыюны юкка акча тоту дип санаган кешеләр дә бар. Андыйлар күп түгел, кызганыч, әлеге берничә кеше фикере буенча кайбер республика массакүләм мәгълүмат чаралары үз сюжетларын төшерде. Кем нәрсә эзли, шуны таба. Әмма шуны әйтергә була, Татар Казысында эш сөючән һәм бик тырыш халык яши, һәм алар беркайчан да башкалардан ярдәм көтеп ятмый. Алар өчен, иң беренче чиратта, үз көчләренә ышану – табигый күренеш.

- Беркем дә минем йортыма килеп, иске койманы рәтләп бирмәячәк бит инде. Монда да шул ук хәл, бу безнең юллар һәм алар буенча без йөрибез, - дип фикер йөртә әлеге авылда яшәүчеләр.

Авыл халкыннан 610 мең сум акча җыеп алынган. Дәүләт ярдәме белән өч миллион сумнан артыграк акча җыелган. Кайбер гаиләләр сигезәр-унар мең түләгән. Ай башында юлларга вак таш җәя башлыйлар. Эшләрне тендерда җиңгән “ЦКС” муниципаль унитар предприятиесе алып бара. Бик тиздән авылның биш урамында өч километрдан артыграк юл төзекләндереләчәк.

- Башта бераз шикләндек, чөнки авылда яшәүчеләр өчен ике мең аз акча түгел, әмма хәзер эш нәтиҗәсен күрәбез һәм без бик канәгать, - ди авылда яшәүче Бибинур Шәйхетдинова.

- Юлларны инде күптәннән тәртипкә китерергә кирәк икәнлеге сер түгел. Без әлеге кирәкле һәм саваплы эштә бөтен гаиләбез белән катнаштык. Юл төзелеше өчен бирелгән акча сәдакага тиң, билгеле булганча сәдака җәннәткә юл сала, - диде шатлыгы белән уртаклашып Наҗия Шәрипова.

Сүз уңаеннан, шуны билгеләп үтәргә кирәк, Татар Казысы авылында яшәүчеләр узган елда да үзара салым җыю программасында катнаштылар: урамнарны яктырту системасын тулысынча яңарттылар, энергияне аз сарыф итүче яктырткычлар урнаштырдылар.

- Узган ел ноябрьдә безнең бюджетта ут өчен түләргә акча булмады. Яктырткычларны энергияне аз сарыф итә торган яктырткычларга алмаштыру безгә зур экономия ясады, - ди авыл җирлеге башлыгы Фаяз Кәримуллин.

19 ноябрьдә авыл халкы кабат референдумда катнашырга ниятли. Бу юлы авылда су башнясының санитария зонасын булдыру өчен акча җыю мәсьәләсе хәл ителәчәк, диелгән район хәбәрендә.