news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актанышта яшәүче Үзбәкстан гражданнары туган республикаларының президентын сайлады

Актаныш районында Үзбәкстаннан килгән 53 кеше яши.

Актанышта яшәүче Үзбәкстан гражданнары туган республикаларының президентын сайлады
http://aktanysh-rt.ru/

(Актаныш, 15 октябрь, «Татар-информ», «Актаныш-информ», Ләйсән Газизова). Бүген Актанышта Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сараенда Үзбәкстан республикасы президенты сайлауларына алдан тавыш бирү узды.

24 октябрьдә Үзбәкстан Республикасы президентын сайлаулар узачак. Татарстан Республикасында, шул исәптән Актаныш районында яшәүче яки вакытлыча торучы үзбәкстанлылар сайлауларда тавыш бирә ала.

Актаныш районында Үзбәкстаннан 53 граждан яши. Шулардан 31 кеше район үзәге булган Актаныш авылында, унысы Яңа Әлем авыл җирлегендә, калганнары Иске Богады, Әтәс, Татар Суыксуы авыл җирлекләрендә гомер кичерә. Бүген әлеге гражданнар тавыш бирүдә актив катнашты.

2019 елда Үзбәкстан парламентына узган сайлауда да әлеге республика вәкилләре оешкан төстә үз фикерләрен белдергән иде. Бүген дә президент сайлавында тавыш бирү өчен район җитәкчелеге тарафыннан үзбәк кардәшләргә тулы мөмкинлек тудырылды.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100