news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай районында кәрәзле элемтә каланчасын төзү кичектерелде

Объектны урнаштыру урыны үзгәрәчәк.

(Казан, 15 октябрь, «Татар-информ»). Тукай районы хакимияте Иске Дөреш авылында кәрәзле элемтә каланчасын төзүне кичектереп торды. Аны төзүгә җирле халык каршы чыккан. Бу хакта «Чаллы-ТВ» телеканалы хәбәр итә.

«Очрашу барышында (җирле халык белән — Т-и искәрмәсе) кәрәзле элемтә каланчасын төзүне аны урнаштыру урыны белән бәйле мәсьәләне җайга салганчы кичектереп тору карары кабул ителде», — диделәр район администрациясе матбугат хезмәтендә.

Кәрәзле элемтә каланчасын төзү, авыл халкының һәм якын-тирә торак пунктларның сыйфатлы элемтә булмауга зарлануына белән бәйле, дип хәбәр иткән иде баштарак Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100