Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Путин Татарстанда табыла торган нефтькә салым вычеты турында законны имзалады
«Татнефть» компаниясе файдалы казылмалар табуга салымнан (НДПИ) бер айга 1 млрд сум ташлама алачак.
(Казан, 15 октябрь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин Россия Салым кодексына үзгәрешләр кертү турында законны имзалады. Документ Татарстанда, Ямал-Ненец автоном округының Ямал районында табылган үтә үзле нефтькә салым вычеты алырга мөмкинлек бирәчәк. Бу мәгълүмат Кремль сайтында басылып чыккан.
Россия Салым кодексына үзгәрешләр кертү турындагы Закон РФ Дәүләт Думасы тарафыннан 2020 елның 30 сентябрендә кабул ителде һәм 2020 елның 7 октябрендә Федерация Советы тарафыннан хупланды. Документ углеводородлар һәм файдалы казылмалар табудан өстәмә керемгә салым (НДПИ) исәпләү тәртибен билгели.
Төзәтмә текстларыннан күренгәнчә, җир асты байлыклары кишәрлекләренә лицензия 2016 елдан да соңга калмыйча бирелгән, ә углеводородларның үзлелеге 10 мең МП/С дан ким булмаган күрсәткечкә ия булган очракта, Татарстандагы нефть компанияләре НДПИ буенча айга 1 млрд сум күләмендә ташлама алачак. Бу категориягә Ашильчинск чыганагында үтә үзле нефть чыгара торган «Татнефть» компаниясе керә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз