news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен илкүләм проект буенча ял үзәге ачылды

Көн тәртибенә психологик бушану, хезмәт терапиясе, җиңел физик күнегүләр, пикник һәм музейларга бару керә.

(Казан, 15 октябрь, «Татар-информ»). «Демография» илкүләм проекты буенча Әлмәттә пенсионерлар һәм инвалидлар өчен ял итү үзәге булдырганнар. Бу хакта «Знамя труда» газетасы яза.

«Демография» илкүләм проекты кысаларында сынау проекты Казанда, Әлмәттә һәм Чаллыда гамәлгә ашырыла. Әлмәттә дәресләр «Ветеран» үзәге базасында уздырыла, диелгән хәбәрдә.

Шәһәр кешеләре өчен психологик бушату, физик күнегүләр һәм хезмәт терапиясе буенча дәресләр үткәрәләр. Алар яшьтәшләре белән бергә музейларга һәм пикникларга йөри. Үзәктә юридик консультация алырга мөмкин. Әлегә ял итү үзәге хезмәтеннән Әлмәттә яшәүче 20 кеше файдаланган.

news_right_1
news_right_2
news_bot