news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Күрмәүчеләр өчен «Йөрәк белән күрәбез һәм ишетәбез» проекты буенча курслар тәмамланды

Тернәкләнү узган һәр катнашучыга истәлеккә мактау грамоталары, фотографияләр һәм Луи Брайль системасы буенча әдәбият бүләк ителде.

Күрмәүчеләр өчен «Йөрәк белән күрәбез һәм ишетәбез» проекты буенча курслар тәмамланды
http://dumrt.ru/

(Казан, 15 октябрь, «Татар-информ»). Бүген «Ярдәм» милли ислам хәйрия фондының Тернәкләндерү үзәгендә күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр өчен «Йөрәк белән күрәбез һәм ишетәбез» проекты буенча курслар тәмамланды. Бу хакта ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Йөрәк белән күрәбез һәм ишетәбез» проекты Гражданнар җәмгыятен үстерүгә юнәлтелгән Президент грантлары фондының «Гражданнарга социаль хезмәт, социаль ярдәм күрсәтү һәм яклау» юнәлеше буенча 2020 елда оештырылган икенче бәйгесендә җиңү яулаган иде. Бу елда җиңү яулаган проектның гомуми бәясе — 15 539 330 сум. Грант күләме — 9 990 456 сум.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк: 2018 елда да грант хисабына тормышка ашырылган әлеге проект Президент грантлары фондының 3526 проекты арасында иң яхшы 100 проект исәбенә керде.

Проектның максаты — күзләре күрмәгән һәм начар күргән кешеләргә тормышта үз урыннарын табарга ярдәм итү: курсларда аларга көнкүрештә кирәк булган күнекмәләрне һәм белем бирү, психологик һәм физик яктан тернәкләндерү.

Утырышта «Ярдәм» милли ислам хәйрия фонды вице-президенты, тернәкләндерү үзәге җитәкчесе Мәликә Гыйльметдинова, тернәкләнү узучылар һәм укытучылар катнашты. Мәликә Гыйльметдинова тернәкләнү узучыларга үзенең җылы теләкләрен җиткерде. Ә алар, үз чиратында «Ярдәм» фондының үзләре өчен икенче өйгә әйләнүен, монда дусларын табуын һәм үзләрен ышанычлырак тоя башлавын хәбәр итте.

Бер айлык курсларда белем алу һәм тернәкләнү өчен Россиянең төрле төбәкләреннән — Киров, Чиләбе, Оренбург, Саратов, Иркутск һәм Ростов өлкәләреннән, Башкортостан, Чечня Республикаларыннан, Краснодар краеннан, шулай ук Татарстанның шәһәр һәм районнарыннан килделәр. Курслар ябылган җыелышта һәр тернәкләнү узучыга истәлеккә мактау грамоталары, фотографияләр һәм Луи Брайль системасы буенча әдәбият бүләк ителде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100