Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Дәреслекләргә түләү буенча шикаятьләр өчен прокуратурада кайнар элемтә эшли башлады
Кайнар элемтә 22 октябрьгә кадәр тәүлек буе эшләячәк.
(Казан, 15 октябрь, «Татар-информ»). Мәктәпләрдә дәреслекләргә һәм эш дәфтәрләренә түләү буенча шикаятьләр өчен Татарстан Прокуратурасында кайнар элемтә эшли башлады. Бу хакта республика прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.
Кайнар элемтә 22 октябрьгә кадәр тәүлек буе эшләячәк. Укучыларның әти-әниләре сорауларын тәүлек әйләнәсе бирә алачак.
Дәреслекләргә түләү буенча түбәндәге телефон номерларына шалтыратып шикаять белдерергә була:
• (843) 291-19-25 (гражданнар мөрәҗәгатен кабул итү төркеме) эш көннәрендә 9-18 сәгатьләрдә;
• (843) 291-18-00 (балигъ булмаганнар һәм яшьләр турында законнарны үтәүне күзәтү бүлеге) эш көннәрендә 9-18 сәгатьләрдә.
• (843) 291-18-81 (дежур прокурор) эш һәм ял көннәрендә 18-9 сәгатьләрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз