news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

17 ноябрьдән «Бигеш» аэропортыннан Сочига рейслар ел әйләнәсе булачак

Очышлар сишәмбе, пәнҗешәмбе һәм шимбә көннәрендә булачак.

17 ноябрьдән «Бигеш» аэропортыннан Сочига рейслар ел әйләнәсе булачак
e-nkama.ru

(Казан, 15 октябрь, «Татар-информ»). 17 ноябрьдән башлап «Бигеш» аэропортыннан Сочига рейслар ел әйләнәсе булачак. Очышлар атнасына өч тапкыр башкарылачак. Бу хакта һава аланының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Пассажирлар Embraer E-190 лайнерында сишәмбе, пәнҗешәмбе һәм шимбә көннәрендә оча алачак. «Самолетлар 110 кешене сыйдыра ала», — диделәр матбугат хезмәтендә.

Covid-19 коронавирусын кисәтү өчен һава суднолары, аерым алганда урындыклар, өстәлләр һәм йөк киштәләре даими рәвештә дезинфекцияләнәчәк. Бортта ризык әзерләгәндә санитар-эпидемиология нормаларын үтәү контрольдә тотылачак. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100