Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Сочида XIX Бөтендөнья яшьләр форумы Татарстан делегатлары белән очрашты
Татарстаннан XIX Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестиваленә 200 делегат һәм 180 волонтер килде.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 15 октябрь, "Татар-информ"). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Сочида XIX Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестивале Татарстан делегатлары белән очрашты. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә. Искәртеп үтик, Татарстаннан XIX Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестиваленә 200 делегат һәм 180 волонтер килде.
Фестиваль кысаларында Россия төбәкләренең “YOUTH EXPO” күргәзмәсе үтә. 10 көн дәвамында һәр төбәк Медиүзәк мәйданында үз казанышларын күрсәтә ала.
Рөстәм Миңнеханов Tatarstan for YOUth күргәзмәсен карады. Биредә һәр көн аерым темага багшыланачак һәм Татарстан делегатлары төбәкнең туристик потенциалын, яшьләр сәясәте үсешен, сәнәгать һәм инвестиция куәтен тәкъдим итәчәк.

Моннан тыш, Татарстан күргәзмә кысаларында инновацион шәһәр булган Иннополисны һәм Иннополис университетын, медицина технологиясенең алгарышлы проектларын күрсәтә. Шулай ук “КАМАЗ” проектлары (тренажерлар), “Эйдос-медицина” компанияләре дә тәкъдим ителә.
Рөстәм Миңнеханов яшьләр форумы делегатларына уңышлар, чараларда, дискуссияләрдә, ял, спорт ярышларында актив булуларын теләде. Соңыннан бергәләп истәлеккә фотога төшелде.

Исегезгә төшерәбез, Рөстәм Миңнеханов бүген Сочида Россиядәге биеклектә урнашкан беренче Skypark маҗаралар паркында да булды. Skypark Сочи милли паркында урнашкан, ул Адлердан 11 чакрым ераклыкта, диңгез өслегеннән 330 метр биеклектә.
Рөстәм Миңнеханов паркта Zipline аттракционына Ахштырь үзәнлегеннән Мзытма елгасы өстеннән очып үткән. Очыш арасы 700 метр, тизлек сәгатенә 70 чакрымга җиткән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз