news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Соңгы тәүлек эчендә Татарстанда 20 наркоҗинаять теркәлгән
2008 елның 9 ае эчендә наркотиклар белән эш йөрткән өчен 2066 кеше җаваплылыкка тартылган
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Скопировать ссылку
(Казан, 15 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). Гаммәви мәгълүмат чаралары наркомания проблемасын ничек яктыртырга һәм журналистлар әлеге социаль явызлыкка карата җәмәгатьчелектә ничек итеп нәфрәт уятырга тиеш? Бу хакта бүген “Татмедиа” гаммәви коммуникацияләр агентлыгында сүз барды.
“Наркоманиягә каршы көрәштә ММЧ һәм иҗтимагый оешмаларның роле” темасына республика видеоконференциясендә “Татмедиа” агентлыгы генераль директорының беренче урынбасары Фәрит Шаһиәхмәтов, Наркотиклар һәм психотроп матдәләр әйләнешен контрольдә тоту буенча федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе башлыгы Илгиз Миңнуллин, ТР Министрлар Кабинетының наркотикларга каршы эшне координацияләү бүлеге башлыгы Разия Садыйкова, ТР Эчке эшләр министрлыгының 4 нче оператив-эзләү часте башлыгы Валерий Красильников, ТР Иҗтимагый палатасының наркотикларга каршы эшчәнлек буенча эшче төркем җитәкчесе, Казан дәүләт медицина университеты кафедрасы мөдире, медицина фәннәре докторы, профессор Владимир Менделевич, ТР Иҗтимагый палатасының гражданнар җәмгыяте институтлары үсеше мәсьәләләре буенча комиссия рәисе, “Татмедиа” ААҖ генераль директоры киңәшчесе Владимир Шевчук катнашты.
Татарстанда наркотикларның законсыз әйләнеше белән бәйле вәзгыять турында видеоконференциядә катнашучыларга Илгиз Миңнуллин бәян итте.
Аның әйтүенчә, соңгы тәүлек эчендә Татарстанда 20 наркоҗинаять теркәлгән. Эчке эшләр министрлыгы вәкилләре 6 җинаятьне ачыклап, наркотикларның законсыз әйләнешенә чик куйган. Алар наркотиклар сату белән бәйле 1 очракка юлыккан. Наркоконтроль идарәсе хезмәткәрләре наркотикларны әйләнештән йолып алу белән бәйле – ике һәм наркотиклар сату белән бәйле тугыз очракны ачыклауга ирешкән. Тәүлек эчендә 500 граммнан артык наркотик матдә алынган.
“Наркотикларның законсыз әйләнешендә героин, марихуана кебек наркотиклар хакимлек итә, синтетик наркотикларның артуы күзәтелә. Агымдагы елда алар 4 тапкыр күбрәк йолып алынган. Наркотикларның Татарстанга керү маршрутлары үзгәрми диярлек”, - ди Илгиз Миңнуллин. Аның сүзләренә караганда, героин башлыча Әфганстанда җитештерелә, анда бу афәт китерүче уңыш елдан-ел мулрак. Героин шулай ук Кыргызстан, Таҗикстаннан, Свердловски, Самара өлкәләре аша үтеп керә. Марихуана, гашиш кебек наркотиклар Казакъстаннан китерелә. Кызганычка каршы, наркотикларның җирле уңышы да юк түгел. Өй шартларында, подвалларда парникларда җитен игелә, законсыз чәчүлекләр фаш ителә.
Наркоҗинаятьләргә килгәндә, Яр Чаллы, Бөгелмә, Казанда 100 мең кешегә җинаятьләр саны югары. Ә менә Әлки, Апас, Арча, Мөслим, Чүпрәле, Теләче кебек районнарда 2008 елның 9 аенда наркотикларга бәйле бер генә җинаять тә ачыкланмаган.
2008 елның 9 ае эчендә наркотиклар белән эш йөрткән өчен 2066 кеше җаваплылыкка тартылган. Узган ел белән чагыштырганда, кулга алынучыларның саны 300 гә артык.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot