Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда узучы «Абилимпикс» төбәк чемпионатында 900дән артык кеше чыгыш ясаячак
Ярышлар 75 компетенция буенча Казан, Чаллы, Арча, Бөгелмә, Түбән Кама, Кукмара, Лаеш, Лениногорск, Нурлат һәм Болгардагы 33 мәйданчыкта оештырылачак.
(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Татарстанда инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында V «Абилимпикс-2021» төбәк чемпионаты башлана. Чара 15-29 сентябрьдә узачак, дип хәбәр итә оештыручылар.
«Ярышлар 75 компетенция буенча Казан, Чаллы, Арча, Бөгелмә, Түбән Кама, Кукмара, Лаеш, Лениногорск, Нурлат һәм Болгардагы 33 мәйданчыкта оештырылачак. 33 һөнәри белем бирү оешмасы ярыш мәйданчыклары сыйфатында чыгыш ясаячак», - дип искәрттеләр чемпионатның матбугат хезмәтендә.
Ярышларда 14-65 яшьлек татарстанлылар катнаша. Алар өч категориядә («мәктәп укучылары», «студентлар» һәм «белгечләр») чыгыш ясаячак. Быел «Абилимпикс» төбәк чемпионаты 900дән артык кешене берләштерәчәк.
Җиңүчеләр 4-17 октябрьгә билгеләнгән сайлап алу ярышларында катнаша алачак, шулай ук инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында һөнәри осталык буенча VII илкүләм чемпионатта Татарстан җыелма командасы составына керү хокукына ия булачак. Илкүләм чемпионат 16-18 ноябрьдә Мәскәүдә узар дип көтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз