news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чувашиядә бишенче тапкыр милләтара журналистика мәктәбе ачылды

Укучылар Россиянең этномәдәни төрлелеге белән таныша, вакытлы матбугатта милләтара мөнәсәбәтләрне яктырту үзенчәлекләрен, этножурналистика этикасын өйрәнә, милли бәйрәмнәрдә һәм халык күңел ачу чараларында катнаша.

(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ»). Быел Чувашиянең Чабаксар шәһәрендә уза торган милләтара журналистика мәктәбе бишенче тапкыр укучылар җыйды. Анда Чуваш дәүләт университетының журналистика бүлеге студентлары белән берлектә Россиянең 27 төбәгеннән дә егет-кызлар катнаша.

Чувашия мөселманнарының диния нәзарәте һәм Россия мөселманнарының дини җыены башлыгы Әлбир хәзрәт Крганов ярдәме белән укучылар мәктәпнең кураторы, Милләтара журналистика гильдиясенең төбәк бүлеге җитәкчесе Светлана Кузнецова һәм журналистика кафедрасы мөдире Анатолий Данилов белән берлектә борынгы Болгар шәһәренә этноэкскурциягә барды. Бу турыда Россия мөселманнарының Дини җыены хәбәр итте.

Экскурсиядә И. Н. Ульянов исемендәге Чуваш дәүләт университетының журналистика бүлеге студентлары Алтын Урда тарихы, ЮНЕСКО карамагындагы архитектура һәйкәлләре һәм бу җирлекнең борынгы легендалары белән танышты. Сәяхәт нәтиҗәләре турында алар үзләренең журналистлык язмаларында, видео һәм фоторепортажларда язачак.

Быел әлеге мәктәп бишенче тапкыр эшли. Укучылар Россиянең этномәдәни төрлелеге белән таныша, вакытлы матбугатта милләтара мөнәсәбәтләрне яктырту үзенчәлекләрен, этножурналистика этикасын өйрәнә, милли бәйрәмнәрдә һәм халык күңел ачу чараларында катнаша.

Уку төгәлләнгәч, студентларга сертификатлар бирелә. Иң яхшы укучылар ноябрь–декабрь айларында Мәскәүдә узачак күчмә хисап конференциясендә һәм шулай ук Россия Федерациясе регионнарының берсенә оештырылачак этноэкспедициядә катнашачак.

Милләтара журналистика мәктәбе — Милләтара журналистика гильдиясенең һәм Россиянең иҗтимагый палатасы ярдәме белән эшләүче Милләт эшләре федераль агентлыгы проекты, диелә бу хәбәрдә. 



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100