news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чит кеше баласын таганнан егып төшергән ир-атка карата административ эш кузгатылган

Хәзер ир-атка 5 мең сумнан 30 мең сумга кадәр административ штраф яки 10-15 тәүлеккә административ арест яный.

(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Яр Чаллыда кеше баласын таганнан еккан ир-атка карата РФ Административ хокук бозулар турында кодексның 6.11 маддәсе (кыйнау, сугу) буенча эш кузгатылган.

ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр иткәнчә, административ материал Чаллы шәһәр судына тапшырылган.

Хәзер ир-атка 5 мең сумнан 30 мең сумга кадәр административ штраф яки 10-15 тәүлеккә административ арест яный.

Быел июль аенда 58 нче мәхәлләдә ике башлы такта-таганда ике кыз атынган. Кызларның берсе ялгыш җиргә катырак итеп бәргәч, каршы яктагы кыз егылып төшә. Баланың әтисе үч итеп, кабат теге кызга таганга утырырга куша һәм махсус каты итеп җиргә бәрә, нәтиҗәдә, бу бала да таганнан егылып төшә.

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100