news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бүген ковидтан прививка ясатучылар арасындагы лотереянең 500 җиңүчесе билгеле булачак

Аларның һәркайсы 100 мең сум күләмендә акча алачак.

(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген коронавирус инфекциясенә каршы прививка ясаткан кешеләр арасында үткәрелгән лотереянең беренче 500 җиңүчесе билгеле булачак. Аларның һәркайсы 100 мең сум күләмендә акча алачак, диелә Россия Хөкүмәте Telegram-каналында.

Нәтиҗәләрне бонусзаздоровье.рф сайтына кереп, шулай ук кулланучының дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетында тикшерергә мөмкин. Мобиль кушымтада теркәлгән кешеләр push-хәбәр алачак.

Откан акча автомат рәвештә дәүләт хезмәтләренә беркетелгән «Мир» картасына күчереләчәк. «Мир» картасын отыш турында мәгълүмат алганнан соң өч ай дәвамында дәүләт хезмәтләренә беркетергә мөмкин.

«Акча лотерея үткәрелгән көннән соң ярты ел эчендә түләнәчәк», - дип искәрттеләр Хөкүмәттә.

Тагын 500 җиңүченең исеме 14 октябрьдә билгеле булачак.

Лотерея үткәрү турында август аенда мәгълүм булды, барлыгы 1 мең җиңүче сайлап алыначак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100