Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Жириновский Брежневны Чаллыга күчереп җирләргә тәкъдим иткән
1982 елдан 1988 елга кадәр Автошәһәр торгынлык чорының совет лидеры исемен йөртә.
(Чаллы, 15 сентябрь,«Татар-информ»). ЛДПР партиясе лидеры Владимир Жириновский КПСС ҮК Генераль секретаре Леонид Брежневның җәсәден Кызыл мәйданнан Чаллы зиратына күчерергә тәкъдим иткән. Бу хакта ул Россия Дәүләт Думасының көзге сессиясе ачылыр алдыннан белдергән.
Владимир Жириновский Кызыл мәйданда җирләнгән барлык дәүләт эшлеклеләрен, шул исәптән КПСС ҮК Генераль секретаре Леонид Брежневны да, яңадан җирләргә тәкъдим итте.
ЛДПР лидеры сүзләренчә, торгынлык чорының совет лидеры кайчандыр аның исемен йөрткән Чаллы каласы зиратында җирләнергә мөмкин.
Чаллы 1982 елда СССР лидеры үлгәннән соң ук Брежнев дип үзгәртелә. 1988 елда шәһәр үзенә тарихи исемне кире кайтара – җирле халык үзгәртеп кушылган исемне кабул итми.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз