news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Пенсия фонды кайнар линиясенең номеры үзгәрде

Контакт-үзәк операторлары халыкка, өйдән чыкмыйча, пенсия белән тәэмин итү буенча шәхси консультация бирергә әзер.

(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ»). Россия Пенсия фондының Татарстан буенча кайнар линия телефоны үзгәрде. Бу хакта төбәк бүлегенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Хәзер Татарстан Пенсия фонды контакт-үзәге операторларына 8-800-600-0357 номеры буенча шалтыратырга мөмкин», — диелә хәбәрдә.

Россия Пенсия фондының Татарстан буенча контакт-үзәге 2016 елда эшли башлады, шул вакыттан бирле аның операторлары республика халкыннан 600 меңгә якын шалтырату кабул итте.

Кайнар линия номеры буенча шалтыратып, пенсия тәэмин ителеше буенча шәхси консультация алырга мөмкин. Контакт-үзәк хезмәткәрләре шәхси мәгълүматны үз эченә алган сорауга, гражданин кодлы сүзне атаганнан соң гына җавап бирергә әзер. Аны Пенсия фондының рәсми сайтында www.pfrf.ru шәхси кабинетта «Кулланучы профиле» өстәмә битендә алдан күрсәтергә кирәк.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100