news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сентябрьдә Татарстанда эшсез кешеләргә балалары өчен 181 млн сум пособие түләячәкләр

Республикада 60,3 мең баланың әти-әнисе булган 36,7 мең эшсез кеше исәптә тора.

Сентябрьдә Татарстанда эшсез кешеләргә балалары өчен 181 млн сум пособие түләячәкләр
"Татар-информ" архивы

(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Татарстанда мәшгульлек хезмәтләрендә исәптә торган эшсез кешеләргә балигъ булмаган балалары өчен түләүләр озайтылачак. Сентябрьдә алар эшсезлек буенча пособиегә өстәмә рәвештә 18 яшькә кадәрге һәр бала өчен 3 мең сум акча алачак. Бу хакта бүген Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында хәбәр иттеләр.

«9 сентябрьгә булган мәгълүматларга караганда, безнең төбәктә 60 мең 372 баланың әти-әнисе булган 36 мең 705 эшсез кеше исәптә тора. Сентябрьдә аларның балигъ булмаган балаларына түләү өчен акча күләме 181 млн 116 меңне тәшкил итә», — диделәр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

  • Эшсез ата-аналар өчен балигъ булмаган балаларга түләүләрне озайту карарын Россия хөкүмәте 9 сентябрьдә кабул итте. Карарны Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин имзалады. Илдәге эшсезлеккә бәйле вазгыятьнең элеккечә катлаулы булуы аркасында шундый карар кабул ителгән. 
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100