news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Коронавирус белән көрәшүче медикларга түләүләр сентябрь аена озайтылды

Карар РФ Министрлар Кабинеты каршындагы коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәш буенча Координацион Советның беренче көзге утырышында кабул ителде.

(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ»). Россия табибларына коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәш өчен түләүләрне сентябрь аена озайттылар. Россия Премьер-министры Михаил Мишустин тиешле карарны имзалады.

«Коронавирус белән авыручы медицина хезмәткәрләренә стимуллаштыручы түләүләр сентябрь аена озайтылды», — диелә карарда.

Карар РФ Министрлар Кабинеты каршындагы коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәш буенча Координацион Советның беренче көзге утырышында кабул ителде.

Моннан тыш, коронавирус инфекциясе белән зарарланган гражданнар һәм риск төркемендәге гражданнар белән алмаш режимда эшләүче социаль учреждениеләр хезмәткәрләренә дәүләт ярдәмен октябрь уртасына кадәр озайттылар. 

news_right_1
news_right_2
news_bot