Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда бөтен Россиядән 150 белгеч яшьләрнең этник проектлары турында фикер алышачак
16 сентябрьдә Татарстан башкаласында «Төркиләр алтыны» V бөтенроссия төрки яшьләр форумы узачак.
(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 16 сентябрьдә, Казанда «Төркиләр алтыны» V бөтенроссия төрки яшьләр форумы узачак. Анда Россиянең 18 регионыннан 150 белгеч илнең төрки халыкларының төбәк этник берләшмәләре проектлары турында фикер алышачак. Бу хакта ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Моннан тыш, чараны уздыру дәүләт яшьләр һәм милли сәясәт мәсьәләләре белән шөгыльләнүче яшьләр лидерларын әзерләүгә ярдәм итәргә тиеш. Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык форумның иң яхшы проектларын хуплаячак.
«Форум кысаларында әйдәп баручы Россия экспертларыннан һәм дәүләт хакимияте органнары вәкилләреннән төрле юнәлешләр буенча белем бирү лекторийлары, мастер-класслар һәм тренинглар уздырылачак <...>», – диделәр ведомствода.
Моннан тыш, танылган кешеләр белән очрашулар, Россия төрки халыкларының мәдәниятен һәм традицияләрен популярлаштыру буенча иҗади остаханәләр һәм спорт-сәламәтләндерү чаралары планлаштырылган. Катнашучылар өчен шулай ук Сабантуй уздырачаклар һәм татар милли ашлары буенча мастер-класс оештырачаклар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз