news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дистанцион уку мәктәп укучыларының психик халәтенә тискәре йогынты ясаган

Өйдә уку мәктәп укучыларында депрессия, эмоциональ үзгәрешләр, шулай ук җанлы аралашуда кыенлыклар китереп чыгарган.

Дистанцион уку мәктәп укучыларының психик халәтенә тискәре йогынты ясаган
архив/Рамиль Гали

(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ», Эльвира Зәйнулина). Дистанцион уку мәктәп укучыларының 80 процентында тискәре психик реакцияләр китереп чыгарган. Сәламәтлек саклау министрлыгының Балалар сәламәтлеген тикшерү медицина үзәге белгечләре шундый нәтиҗәгә килгән.

Үзизоляция аркасында килеп чыккан стресс мәктәп укучыларының 83,8 процентының психик халәтенә тискәре йогынты ясаган, 42,2 процентында депрессив халәт булган, укучыларның 41,6 проценты көчсезлек тойган.

«Үзизоляция олылар өчен генә түгел, ә балаларга да депрессия булды. Беренчедән, аларның гадәти көндәлек режимы үзгәрде. Әгәр элек бала мәктәпкә йөргән, ял иткән һәм дәресләр әзерләгән булса, ә үзизоляциядә аның режимы тулысынча бозылды. Организм ияләшергә мәҗбүр булды, ә бу һәрвакытта да стресс», — диде психолог Любовь Романова. Ул тикшеренүләргә ышанмаслык сәбәп юк, чөнки бу реакция көтелгән иде дип тә өстәде.

«Шулай ук өй эшләрен әзерләү дә зур стресс китереп чыгарды. Мәктәптә вакытта бала тәнәфестә дәрескә әзерләнергә мөмкин — бу укудан булган стрессны киметә. Ә „дистанционкада“ өй эшләрен алдан ук әзерләргә һәм хисап бирергә кирәк», — диде ул.

Психолог әйтүенчә, үзизоляциядән соң аңа килгән пациентларның күбесендә депрессия, эмоциональ үзгәрешләр, шулай ук җанлы аралашуда кыенлыклар күзәтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100