news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актаныш фатирлары бүгеннән яңача җылытыла башлады

Быел үзәктәге 1 260 фатир шәхси җылыту системасы — ике контурлы мич белән җылытылачак.

(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Актаныш үзәгендәге фатирларга рәсми төстә  җылылык бирелә башлады. Башка еллардан аермалы буларак, быел үзәктәге 1 260 фатир шәхси җылыту системасы — ике контурлы мич белән җылытылачак. Бу турыда Актаныш районы мәгълүмат үзәге хәбәр итә.

Җәй буена сузылган эшләрнең сөенечле нәтиҗәләрен күпфатирлы йортта яшәүчеләр зарыгып көтеп алды. Ленин проспекты бишенче йорт адресы буенча яшәүчеләрнең бәхетле мизгелләрен район башлыгы Энгель Фәттахов уртаклашты.

«Быел Актанышта зур эш башкарылды. Бүген исә без газны фатирларга тоташтырып, җылылык җибәрү өчен рәсми рөхсәт алдык. Эшләрне салкыннар башланганчы төгәлләүгә ирештек. Бу атнада барлык фатирларга һәм мәктәп-бакчаларга җылылылык киләчәк», — дип сөйләде Энгель Фәттахов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100